Чирмешәннең Иске Үтәмеш авылында яшәүче әкияти мәйданчык ясаган
(Чирмешән, 3 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында яшәүче Сәгыйть Каюмов, быел да кар сыннары ясап, Яңа ел кәефе булдырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Быел ул Кыш бабай, Кар кызы, үтеп баучы ел символы — күсе һәм киләсе ел символы — үгез сыннарын ишегалдында ук ясаган, монда үзенә күрә бер әкияти мәйданчык барлыкка килгән. Кич белән Каюмовларның өйләре дә ерактан балкып тора, аны гирляндалар белән бизәгәннәр.