Татарстан юлында җиңел автомобиль автобус белән бәрелешкән
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан юлында җиңел автомобиль автобус белән бәрелешкән. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Бүген иртән Чистай районында җиңел автомобиль шоферы, идарәсен югалтып, каршы як полосадан хәрәкәт итүче автобуска ышкылып узган.
Авария нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Фотодан күренгәнчә, җиңел автомобиль салонында шоферны куркынычсызлык мендәре саклап калган.