Әлмәт районында машина юл кырыена төшеп киткән, хатын-кыз йөртүче имгәнгән
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәт районында машина юл кырыена төшеп киткән, хатын-кыз йөртүче зыян күргән. Бу турыда юл һәлакәте шаһитлары хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте Әлмәт районы Старая Михайловка авылы янында булган. Автомобиль юл кырыена төшеп киткән. Һәлакәттә машина белән идарә итүче хатын-кыз имгәнгән, аны җирле хастаханәгә илткәннәр. Автомобильдәге пассажирлар зыян күрмәгән.