Бөгелмәдә яшәүче тәмәкесен сүндермәү сәбәпле, янып үлгән
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөгелмәдә яшәүче тәмәкесен сүндермәү сәбәпле, янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгын сагының 101 номерына Гоголь урамындагы торак йортның бер фатирында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Йортның икенче катындагы фатирда диван янган. Янгын 2 кв. метр мәйданга зыян китергән. Янгынны сүндергәннән соң, фатирда хатын-кыз мәете табылган. Аның шәхесен ачыклыйлар. Янгын сүндерелмәгән тәмәке аркасында чыкан дип фаразлана.