Татарстанда машина юл кырыена төшеп киткән, йөртүче - хастаханәдә
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда машина юл кырыена төшеп киткән һәм яньчелгән, йөртүче –хастаханәдә. Бу турыда юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итә.
Кичә кич Теләче районында «Лада Приора» йөртүчесе идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән. Аннары машина әйләнеп түбәсенә яткан һәм яньчелгән.
Машина йөртүче төрле имгәнүләр алган. Аны җирле хастаханәгә алып киткәннәр.