Казанда Республика клиник хастаханәсендә исерек ир-ат табибларга һөҗүм иткән
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда Республика клиник хастаханәсендә исерек ир-ат табибларга һөҗүм иткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына хастаханә матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Республика клиник хастаханәсенә башы имгәнгән ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул хастаханәгә хатыны һәм балалары белән килгән. «Кабул итү бүлегендә ир-ат табиблар белән ачуланыша башлаган. Ул нейрохирургка һәм бүлек мөдиренә суккан. Ир-ат теркәү урынында мониторны ваткан», — дип сөйләделәр хастаханә матбугат хезмәтендә. Агентлыкка билгеле булганча, медицина хезмәткәрләре «хәвеф төймәсе»нә баскан һәм хастаханәгә Росгвардия белән полиция хезмәткәрләре килгән. Хәзер ашыгыч хезмәт хезмәткәрләре бу хәлгә ачыклык кертә. Ир-атка 40 яшь, ул исерек булган.