Татарстанда коронавирусның 85 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 85 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бер очрак читтән кертелгән, калганнары авыру йоктырган кеше белән аралашкан. 31 кеше хастаханәгә салынган, 54 авыру өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә. Тәүлек эчендә авыручылар арасында 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге татарстанлылар иң күбе - 27. Шулай ук 30дан 50 яшькә кадәрге категориядә 22 кеше, 50дән 60 яшькә кадәрле төркемдә — 19 кеше ачыкланган. Казанда 34 очрак, Чаллыда - 11, Түбән Кама районында алты очрак теркәлгән. Бүгенге көндә республикада Covid-19 авыруының барлыгы 13 460 очрагы теркәлгән. 10 758 кеше дәваланып терелгән.