Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирында җиңеп кайтты
(Балтач, 1 гыйнвар, «Татар-информ», « Хезмәт », Гөлзидә Газизуллина). 25-28 декабрь көннәрендә узган каратэ буенча Бөтенроссия турнирында Балтач каратистлары җиңеп кайтты. Бу хакта район газетасы яза. «Кумите» буенча Сөләйман Булатов — 1нче, Айгизә Хәмидуллина — 2нче, Наил Нәбиев — 3нче, Илья Харланов һәм Разил Хәмидуллин 4нче урыннарны яулады. «Ката соло» буенча Сөләйман Булатов — 3нче, ә Вәсилә Газизова 4нче урыннарга лаек булган.