Россиядә Covid-19га тест нәтиҗәләрен көтү вакытын кыскартырга планлаштыралар
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе йогышын билгели торган тест нәтиҗәләрен тапшыру вакыты бер тәүлеккә кадәр кыскарырга мөмкин. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова «Россия 1» телеканалына биргән интервьюсында хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, киләчәктә тест нәтиҗәләре 24 сәгатьтән дә кимрәк вакыт эчендә әзер булачак.
«Киләсе этап — тест нәтиҗәләрен тапшыру вакытын 24 сәгатькә кадәр кыскарту. Алга таба — тест нәтиҗәләрен тапшыру вакытын тагын да киметү», — дип билгеләп үтте белгеч.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, коронавирус инфекциясенә тест нәтиҗәләре 48 сәгать эчендә әзер була.