Казаннан Наталья Таркаева Мордовия Хөкүмәтендә финанс буенча вице-премьер булды
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Мордовия Дәүләт җыены депутатлары Татарстанның элеккеге икътисад министры урынбасары Наталья Таркаеваны республика вице-премьеры вазифасына билгеләп куюны хуплады. Карар бүген төбәк парламентының чираттагы сессиясендә кабул ителде. Таркаева кандидатурасын Мордовия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Артем Здунов тәкъдим итте. Үз чыгышында ул Татарстанда кандидатның кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү белән шөгыльләнүен билгеләп үтте. «Таркаеваның профессиональ эшчәнлеге — акча белән эш итү. Аның кандидатурасын килештерү барлык федераль дәрәҗәләрдә дә уздырылды, шуңа күрә Таркаева Наталья Александровна кандидатурасын хуплавыгызны сорыйм», — диде Здунов. Мордовия Хөкүмәтендә яңа вице-премьер бюджетның үтәлешен контрольдә тотачак, эшмәкәрлекне үстерүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итәчәк. Наталья Таркаева — Казан федераль университетын тәмамлаган. 2008-2011 елларда ул Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары булып эшләде, 2014-2018 елларда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары булды.