Озакка сузылган коронавирус авыруының җиде симптомы билгеле булды
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Британия белгечләре озакка сузылган коронавирусның төп симптомнарын ачыклаган. Бу турыда British Heart Foundation фондына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Белгечләр озакка сузылган симптомнар куркынычрак та булырга мөмкинлеген белдерә. Табиблар озакка сузылган коронавирус симптомнарына арыганлык, тын кысылу, борчылу, депрессия, йөрәк тибеше ешаю, күкрәк авырту, мускуллар һәм буыннар авыртуы һәм ачык фикерли алмау керүен искәртә. COVID-19 белән озак авырганда пациентның хәле вакытлыча яхшырырга мөмкин, әмма соңрак авыру симптомнары янә әйләнеп кайта, диелә хәбәрдә.