Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланды», диелә хәбәрдә. 1949 елда туган хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Башка авырулары кискенләшү сәбәпле, аның хәле начарланган. 1949 елда туган ир-ат та пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Аның да хроник авырулары булган. 1949 елда туган тагын бер хатын-кызны йогышлы авырулар хастаханәсенә күчергәннәр. Пациентта полиорганик җитешсезлек булган. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән, дип ачыклык кертәләр ведомствода. 2 декабрьгә мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирустан 141 үлем очрагы теркәлгән.