Татарстанда 63 мең гектар мәйданда «Август—Кама Тамагы» хуҗалыгы барлыкка килде
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә ашламалар җитештерә торган иң зур «Август» компаниясе Татарстанның Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарында яңа зур хуҗалык «Август — Кама Тамагы» ҖЧҖен төзеде. Җирләрнең гомуми мәйданы 63 мең га тәшкил итә, шуның 45 мең гектарын чәчүлек җирләре били. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте. «Кама Тамагы һәм Югары Ослан территориясендә безнең җир биләмәләре компактлы рәвештә урнашкан һәм юллар белән кисешкән бердәм җир массивын барлыкка китерә — бу логистика ягыннан отышлы. Бу җирләрне эшкәртү дә уңайлы. Без инде кайбер кырларны – 12 мең гектардан артык җирне тигезләргә, киләсе елга кукуруз чәчүлекләре өчен аммиак кертергә өлгердек», — ди «Август-Агро» ИК генераль директоры Айдар Галәветдинов. Хәзерге вакытта проект эшләре һәм сәгатенә 100 тонна егәрлекле ике ашлык киптерү комплексын төзүгә әзерлек бара, анда яңа хуҗалыкның үсемлекчелек юнәлешендәге барлык продукциясе тупланачак. «Без аларны 2021 елда урып-җыю башланганчыга кадәр төзеп бетерергә һәм файдалануга тапшырырга ниятлибез», — ди директор. Яңа хуҗалыкка шулай ук 7,3 мең башка исәпләнгән берничә сөт фермасы һәм ит терлекчелеге буенча махсуслашкан ферма була. Якын арада терлекләрнең баш санын оптимальләштерү планлаштырыла, бу продуктивлыкны күтәрүгә һәм сөт җитештерүнең тулаем күләмен арттыруга юнәлдерелә. «Безгә элеккеге хуҗалардан „мирас буенча“ яхшы нәселле хуҗалык калды, хәзерге вакытта анда ит өчен герефорд токымлы 697 үгез тотыла. Аны алга таба да үстерәчәкбез», — ди Айдар Галәветдинов. Яңа хуҗалыкны исәпкә алып, «Август» компаниясенең «Агропроект» җир банкы мәйданы 148 мең гектарга кадәр арткан (чәчүлекләр мәйданы — 130 га), тагын 20 мең га җир республикадан читтә — Краснодар крае, Чувашия Республикасы һәм Казахстан Республикасы территорияләрендә урнашкан, диелә хәбәрдә.