123ru.net
World News in Tatar

Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмының премьерасы Казанда була

017

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Казанда үзбәк киносы көннәре кысаларында 5 декабрьдә «Мир» кинотеатрында Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистлары Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың — мин булмам» әсәре буенча төшергән «Сөмбел» фильмының премьерасы була. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. 18:00 сәгатьтә башланачак чарада Үзбәкстаннан килгән кунаклар — фильмның продюсеры Улугбәк Абдуллаев һәм картинаның төп героинясы Сабина Асанова да катнашыр дип көтелә. Картина сюжеты буенча Сөмбел һәм Булат бер-берсенә гашыйк була, аларның баласы туа. Әмма Булат аларның хисләренә хыянәт итә. Сөмбел аны гафу итә алмый һәм нәни улын алып, Бохарага туганнары янына китә… Үзбәк киносы көннәре 4-6 декабрьдә уза. 4 декабрьдә 18.30 сәгатьтә чараның тантаналы ачылышы була. Анда тамашачыларга чын вакыйгаларга нигезләнгән «Сто один» фильмы тәкъдим ителә. Ул Әнвәр Иргашев белән Юлия Медведовскаяның шул ук исемдәге романы буенча төшерелгән. «101» — ул серле фактлар һәм 101нче үзбәк героеның батырлыгы турындагы фильм. 6 декабрьдә 18:00 сәгатьтә Илхом Мөхәммәдиброхимовның «Полет» фильмы була. Драма картинасында вакыйгалар хронологиясен төзергә һәм үзен хөкем иткән җинаять сәбәбен аңларга, фаҗигадә гаепле кешене ачыкларга тырышучы герой турында сөйлиләр, диелә хәбәрдә.

Мобильный 6
Загрузка...
Комментарии для сайта Cackle


Слухи, сплетни...








Новости Москвы на Moscow.media


Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.