123ru.net
World News in Tatar

Кукмара районының Камышлы авылында Ял паркы ачылды

024

(Кукмара, 2 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәләхетдинова). Кукмара районының Камышлы авылында Ял паркы ачылды. Бу хакта район газетасы яза. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркатибе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова, район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәриповлар катнашты. «2020 ел юбилейларга бай булды. Без аларның һәрберсен матур итеп уздырырга тырыштык. Пандемия булуга карамастан, күп кенә программалар эшләде һәм яңа объектлар сафка басты. Балалар һәм спорт мәйданчыклары ул һәркем өчен дә зур шатлык. Исән-сау булырга, сәламәтлекне сакларга, ял паркына килеп ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә язсын», — диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова. Ял паркы клуб территориясенә урнашкан. Ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча бирелгән грант акчаларына эшләнгән. Җирлек башлыгы Рөстәм Шәрипов сүзләренә караганда, ял паркы спорт һәм балалар зонасын үз эченә ала.

Мобильный 6
Загрузка...
Комментарии для сайта Cackle


Слухи, сплетни...








Новости Москвы на Moscow.media


Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.