Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары бу авыруны башка авырулар белән аралашканнан соң йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 14 кеше хастаханәгә озатылган, 73 кеше өендә дәвалана. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (35 кеше) аралыгында ачыкланган. 18 пациент — 60-70, унбере — 50-60, унысы — 18-30, тугызы 70-80 яшьтәгеләр. Алар арасында шулай ук балигъ булмаган өч бала һәм 80 яшьтән өлкәнрәк бер кеше дә бар. Коронавирус йоктыручылар саны Казан шәһәрендә (59 очрак) иң күбе булуы ачыкланган. Чаллы шәһәрендә, шулай ук Югары Ослан, Биектау һәм Түбән Кама районнарында дүртәр очрак теркәлгән. Эпидемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус инфекциясенең 10 255 очрагы теркәлгән, 9 мең кеше (шуларның 88е – узган тәүлектә) терелгән.