Татарстанда томан төшәчәк һәм юлларда бозлавык булачак
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Ноябрьнең соңгы көнендә Татарстан территориясендә янә томан һәм бозлавык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һава торышы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә бозылырга мөмкин.
«2020 елның 30 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә», — диелә синоптиклар хәбәрендә.