123ru.net
World News in Tatar

Белгеч авыру билгеләре сизелмәгән очракта үпкәнең зарарлануын ачыклау алымын атады

011
Белгеч авыру билгеләре сизелмәгән очракта үпкәнең зарарлануын ачыклау алымын атады

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Мәскәү дәүләт университетының вирусология кафедрасы профессоры, биология фәннәре докторы, галим Алексей Аграновский әйтүенчә, коронавирус симптомсыз узган вакытта үпкәнең зарарлану дәрҗәсен ачыклауның бердәнбер алымы — компьютер томографиясе үткәрү. Бу хакта «Известия» газетасы яза. Галим сүзләренчә, авыру җиңелчә һәм симптомсыз формада узган вакытта пациентны хастаханәгә озату таләп ителми. Сеченов университетының Медицина паразитологиясе, тропик һәм трансмиссив авырулар институты директоры Александр Лукашев коронавирус белән бер тапкыр чирләгән пациент аны кабат йоктырган очракта авыруның күпкә җиңелрәк формада узуы турында белдерде. Пульмонолог Анна Власова билгеләп үткәнчә, пневмония инфекциянең төп куркынычы булып кала. Органның бер ягы зарарланган очракта гына өйдә дәваланырга мөмкин, үзеңне нормаль хис иткән вакытта да үпкәне тикшертергә кирәк, диелә хәбәрдә.

Мобильный 6
Загрузка...
Комментарии для сайта Cackle


Слухи, сплетни...








Новости Москвы на Moscow.media


Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.