Казанда мәктәп автобусы белән булган авариядә өч кеше зыян күргән
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда мәктәп автобусы һәм машина катнашындагы авариядә өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһитлары сөйләде.
Авария бүген иртән Привокзальная урамындагы 20нче йорт каршында булган. Монда «Тойота» җиңел машинасы һәм мәктәп автобусы бәрелешкән. Бәрелүдән чит ил машинасы юлга аркылы ауган, ә автобус юл читенә төшкән.
Шаһитлар әйтүенчә, авария мизгелендә автобуста балалар булмаган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел машина каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм «Пежо» автобусы белән бәрелешкән.
«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машинадагы 8 яшьлек бала зыян күргән. Кызның аягы имгәнгән. Чит ил машинасы йөртүчесе һәм автобус пассажирын табиблар караган», — диделәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.