Татарстан синоптиклары томан турында кисәтте
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә 29 ноябрьдә Татарстанда һава торышы бозылачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итте. Республикада, шулай ук Казанда, төнлә һәм иртән томан төшәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар. Метеорологлар фаразлары буенча, Татарстан территориясендә дымлы һәм болытлы, чагыштырмача җылы һава торышы сакланачак.