Чирмешән авыл җирлегендә Яңа елга иң матур бизәлгән йортларны бүләкләячәкләр
(Чирмешән, 28 ноябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешән авыл җирлеге Советы Яңа елга «Иң матур бизәлгән шәхси йорт» исемле бәйге игълан итте. Авыл җирлегендәге иң матур бизәлгән өч шәхси йорт хуҗасы бүләкләнәчәк. Комиссия аларны 15 декабрьдә авыл урамнарыннан узып ачыклаячак.