123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Әниеңә «уф» дип тә әйтмә — «Шәһри Казан»

0

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Дилбәр Гарифуллина). Әниләргә күпме генә хезмәт итсәк тә, аларның хакын үтәп бетерә алмаячакбыз. Ислам дине дә әни хакының иң зур хаклардан берсе булуын кисәтә. «Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов белән без әниләребез алдындагы бурычлар турында сөйләштек. — Тугыз ай буе йөрәк түрендә йөртеп, зур авырлыклар белән дөньяга китергән һәм тәрбия кылган әниләребез алдында без бик бурычлыбыз. Аллаһ Тәгалә Коръәннең «Бәни Исраил» сүрәсендә: «Әгәр син исән чакта әти-әниеңнең берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга „уф“ та димә вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә!» — ди. Әти-әни баласын аякка бастыру өчен бөтен көчен бирә. Сарык бәтие яки бозау туа да шунда ук аякка басып йөри, ашый башлый. Ә без тууга ук мөстәкыйль рәвештә ризык табып туклана алмыйбыз, тәпи йөргәнче әле үрмәлибез генә. Олыгайган әти-әниләребез дә бервакыт сабый бала хәленә калып кашык тотып ашый алмаганда, авырып урын өстендә ятып кына торганда алар безне караган кебек, без дә шулай ук тәрбияләп торырга тиешбез. Әниләребезнең хакы исә аеруча зур. Алар безне төн йокыларын калдырып, назлап-иркәләп, тәмле ризыклар белән сыйлап, авырган вакытта шул авыртуларны үзләренә алырдай булып ут йотып яшиләр. Сөләйман галәйһиссәлам белән булган бер вакыйга турында искә төшерик. Баласы булмаган бер хатын берәүнең баласын урлый. Баласыз калган әни кеше Сөләйман галәйһиссәламгә барып, теге хатынның баланы үзенеке дип әйтүен, аны бирәсе килмәвен сөйли. Пәйгамбәр теге хатынны баласы белән бергә чакырып китерә дә, бу бала кемнеке дип сорый, ике хатын да, минеке, диләр. Алай булгач, баланы урталай чабып, икегезгә яртышар бала булыр, ди пәйгамбәр. Шунда хатыннарның берсе, юк, бүлмәгез, мин баладан баш тартам, ул аңа булсын, ди. Шуннан Сөләйман галәйһиссәлам баланың чын әнисе менә бу дип, баланы аңа бирә. Баласының исәнлеге, бөтенлеге хакына әни кеше үзенең сабыеннан да баш тартырга сәләтле икән. — Әниләр алдындагы бурычларны без берәр ничек түләп бетерә алабызмы? — Бер кеше авыру әнисен үзенең аркасына куеп, аны хаҗ кылырга алып барган. Кәгъбәтулла тирәли әйләнгән вакытта Абдулла бин Гомәрне күрә дә, аңа: «Әни каршында булган бурычларымны үтәгәнмендер инде мин?» — дип сорый. Абдулла бин Гомәр аңа, әниең сине дөньяга китергәндә тулгак вакытында булган бер генә авырту мизгелен дә түләп бетерә алмыйсың, ди. Без гомер буе әниләрне кадер-хөрмәттә яшәтергә һәм аның рәнҗешеннән сакланырга тиешбез. Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: «Әти-әнисенең баласына теләгән догасы һичшиксез кабул була», — ди. Шул исәптән рәнҗеше дә. Әниеңә карата хөрмәтсезлек күрсәтсәң, аның их дип әйтеп куюы гына да тормышыңны чәлпәрәмә китерергә мөмкин. Рәсүлебез әйтүенчә, биш төрле йортка рәхмәт фәрештәләре кермәс. Аларның берсе — ата-ана җәберләнә, кыерсытыла торган йорт. Рәхмәт фәрештәләре булмаса, ул нигездә тынычлык, иминлек югала, догалар кабул булмый. Әниләргә карата хөрмәт гаиләдән башлана. Балаларың син һәрчак үрнәк булып торасың. Үз әниеңә мәрхәмәтле булсаң, кызың һәм улың да сиңа карата шундый ук мөгамәләдә булыр. — «Җәннәт әниләрнең аяк астында дигән» хәдискә бәйле риваятьне дә ишетәсе килә. — Пәйгамбәребез (с.г.с.) янына берәү килә дә, үзен хәрби походка алуларын сорый. Рәсүлебез аңардан әниең бармы дип сорый. Бар, дигәч, аның белән кал, җәннәт әниләрнең аяк астында, ди. Әнине карау җиһадка барудан да өстенрәк. Әти-әниең өчен дога кыл «Раббәнә-гфирлии вәли-вәлидәййә вә лиль-мүэминиинә йәүмә йәкуумуль-хисәәбе» (Әй Раббыбыз! Гафу ит мине һәм әти-әниемне, һәм барча мөэминнәрне Кыямәт көнне хисап кылынган чакта) («Ибраһим» сүрәсе, 41 нче аять). «Раббир-хәмһүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйра» (Әй Раббым! Алар мине мәрхәмәт белән тәрбия кылганы кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!») («Исра» сүрәсе, 24 нче аять).






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Мэр рассказал о ходе благоустройства на западе города


Спорт в России и мире
Москва

Олимпиада по финансовой грамотности МГУ проходит при поддержке СберСтрахования жизни


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

П’ять українок отримали суперниць в основі турніру WTA 1000 в Мадриді: результат жеребкування


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Результативность, вовлечённость, трудоголизм — где грань? Книга от автора российской модели факторов вовлечённости персонала.





Путин в России и мире
Москва

Транспортный коридор «Север-Юг» станет катализатором социального и экономического развития стран Евразии и глобального Юга


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко убежден, что белорусы «никогда еще так хорошо не жили»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

Священнику, отпевавшего Навального, запретили носить рясу и крест



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Баста

"Новосибирск, бро, за всё прости": концерт Басты на "Сибирь-Арене" собрал аншлаг



Москва

Собянин сообщил о бесплатной парковке в Москве в праздничные дни

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net