Удмуртиядә үзешчән театрлар фестивале узачак
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең Милли сәясәт министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, Татар иҗтимагый үзәге, «Яңарыш» газетасы редакциясе, «Спартак» халык иҗаты йорты, ГТРК «Удмуртия», «Минем Удмуртия» телеканаллары, К.Тинчурин театры Республикакүләм «Зәңгәр шәл» үзешчән театрлар фестиваль-конкурсын игълан итә. Бу хакта Удмуртиянең «Яңарыш» газетасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Фестиваль-конкурста Удмуртиядә эшләп килүче балалар, өлкәннәр үзешчән театрлары катнаша ала. 31 гыйнварга кадәр rasuleva.rafilya@yandex.ru почтасына спектакльләрнең видеосын җибәрүегез сорала. Февраль аенда «Спартак» халык иҗаты йортында фестиваль-конкурста катнашкан барлык үзешчән театрлар тамашачыга үзләренең спектакльләрен тәкьдим итәчәк. Барлык сораулар буенча 8(3412) 78-35-43, 8-950-819-53-16 (Рәфилә) телефоннарына шалтыратырга мөмкин.