Кремльдә Путинның зур матбугат конференциясенең яңа форматы турында сөйләделәр
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Быел Владимир Путинның зур матбугат конференциясе туры элемтә элементлары белән узачак. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«"Гомумроссия халык фронты" иҗтимагый оешмасы волонтерлары <...> гражданнарның "Мәскәү - Путинга" кушымтасы аша Президентка юллый торган сорауларның күпчелеген эшкәртәчәк», - дип төгәлләштерде ул.
Кушымта йөкләп алу өчен 6 декабрьдә ачык булачак. Россия халкы традицион формада сорау бирә яки видео яздыра ала. Шунда ук трансляцияне карарга мөмкин булачак.
Чара 17 декабрьгә билгеләнгән, 29 ноябрьдә журналистларны аккредитацияләү башланачак. Президент Ново-Огаревода урнашкан резиденциясеннән видеоэлемтә аша чыгачак.
Зур матбугат конференциясе - 2001 елдан бирле ел саен үткәрелә торган чара. Кагыйдә буларак, иң элек ил лидеры төп икътисади һәм социаль күрсәткечләр турында сөйли. Шуннан соң журналистлар сораулар бирү мөмкинлеге ала.
Узган ел конференция 19 декабрьдә узды һәм дүрт сәгать унсигез минут дәвам итте, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре 70тән артык сорау бирергә өлгерде.