Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булган
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Тагын ике татарстанлы коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Вафат булганнарның беренчесе -1975 елда туган ир-ат. Аны пневмония белән хастаханәгә салган булганнар. Пациентның хәле хроник авыруларының кискенләшүе аркасында начарланган. Үлүчеләрнең икенчесе 1955 елда туган ир-ат. Аны «коронавирус» диагнозы белән хастаханәгә озаткан булганнар. Вирустан тыш, ир-атның йөрәк-кан тамырлары системасының җитди авырулары булган. Ике очракта да үлем сәбәпләрен патолого-анатомик экспертиза вакытында ачыклауга ирешкәннәр. «Вирус идентификацияләнгән», - дип өстәделәр матбугат хезмәтендә. Татарстанда коронавирус инфекциясеннән барлыгы 134 кеше үлгән.