Татарстанның җиде зур шәһәрендә бер атна эчендә эшсезләр саны кимегән
(Казан, 25 ноябрь,«Татар-информ»). Ноябрь дәвамында Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны тотрыклы рәвештә кими. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Соңгы мәгълүматларга караганда, Чаллыда 7 093 эшсез граждан исәпләнә, бу узган атнага караганда 808 кешегә кимрәк. Шулай ук бу атнада Алабугада, Яшел Үзәндә, Менделеевскида, Түбән Камада, Кама Аланында һәм Чистайда эшсезләр саны кимегән», — диелә хәбәрдә.
Шулай итеп, республиканың барлык зур шәһәрләрендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә торучы кешеләр саны 14 883 кешегә кадәр кимегән.