Актанышта бушлай дарулар бирә башладылар
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», «Актаныш» ). Актаныш район үзәге һәм авылларда коронавирус инфекциясе яки пневмониядән өйдә дәваланучы авыруларга бушлай даруларны китерү башлады. Бу хакта район газетасы яза.
Авыруларга препаратлар комплектын волонтерлар тәүлек дәвамында алып киләләр.