Теләче районының Әбде авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», « Теләче-информ »). Теләче районының Әбде авылында яңа фельдшер- акушерлык пункты ачылды. Бу хакта район газетасы яза. Республика программасы нигезендә төзелгән бинада бар уңайлыклар бар. Авыл халкы, мөмкинлектән файдаланып, район, республика житәкчеләренә рәхмәтен җиткерде. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасарлары, башка кунаклар килде, диелә хәбәрдә.