Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан төшкән чәч бөртеген күргәзмәдә тәкъдим иттеләр
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда бүген ачылган «Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» дигән күргәзмәнең төп экспонаты — Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) сакалыннан төшкән чәч бөртеге. Ул — Төмән музеенда инде йөз елга якын сакланган мөселман реликвиясе. Пәйгамбәрнең сакалыннан төшкән чәч бөртеге XIX гасырда эшләнгән махсус колба һәм футлярга урнаштырылган. Моннан тыш, күргәзмәдә XVII гасыр ахыры — XX гасыр башында барлыкка килгән гарәп, фарсы, госманлы һәм иске татар телләрендә язылган кулъязмалар һәм басма китаплар урын алган. Исегезгә төшерәбез, күргәзмә 2021 елның 10 февраленә кадәр дәвам итәчәк.