123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Татарстан җитәкчелеге митрополит Феофанның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

0
Татарстан җитәкчелеге митрополит Феофанның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, владыка Феофан бүген иртән, 20 ноябрьдә, коронавирус инфекциясе аркасындагы өзлегүләр нәтиҗәсендә 74нче яшендә вафат булды. Кайгынамәдә билгеләп үтелгәнчә, архиерей үзенең бөтен гомерен «Рус православие чиркәвенә хезмәт итү, дин тотучыларга рухи азык һәм үгет-нәсихәт бирүгә багышлады. Аның җәмгыятьне рухи яңарту, традицион кыйммәтләрне ныгыту, тарихи гаделлекне торгызу, динара һәм милләтара хезмәттәшлекне, дәүләт һәм дин арасындагы үзара бәйләнешне үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез». Митрополит Феофан (Иван Андреевич Ашурков) 1947 елның 21 маенда РСФСРның Курск өлкәсе Дмитриев шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1970-1972 елларда - Мәскәү рухи семинариясе, 1972-1976 елларда Мәскәү рухи академиясендә укый. 1973 елда Троица-Сергиев лаврасы дини җәмгыятенә послушник итеп кабул ителә һәм Тәүбә итүче Феофан хөрмәтенә Феофан исеме белән монах итеп алына. 1977 елда Изге Синод тарафыннан Иерусалимдагы Рус рухи миссиясенә җибәрелә, анда 1982 елга кадәр хезмәт итә. 1984-2000 елларда Үзәк һәм Көньяк Америка экзархатында сәркатип вазифасын башкара, Мәскәү патриархатының Тышкы чиркәү мөнәсәбәтләре бүлегендә эшли, Александрия һәм бөтен Африка патриархы каршындагы Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы экзархы, Мәскәү патриархатының Тышкы чиркәү мөнәсәбәтләре бүлеге рәисе урынбасары, Антиохий һәм бөтен Көнчыгыш патриархы каршындагы Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы вәкиле була. 1979 елда – игумен, 1985 елда – архимандрит, 2000 елда епископ дәрәҗәсен ала. Владыка Феофан егерме ел буе Россиянең төрле төбәкләрендә архипастырьлык хезмәтен башкара. 2000-2003 елларда Магадан һәм Синегорск епископы, 2003-2011 елларда Ставрополь һәм Владикавказ епископы (2008 елдан – архиепископ), 2011-2014 елларда Чиләбе һәм Златоуст архиепископы (2012 елдан – митрополит), 2014-2015 елларда Сембер һәм Новоспасск митрополиты була. Изге Синод карары белән 2015 елның 13 июлендә владыка Феофан Казан һәм Татарстан митрополиты, Татарстан митрополиясе башлыгы итеп билгеләнә. Моннан тыш, Казан православие рухи семинариясе ректоры вазифасына керешә. Митрополит Феофан үзенең халыкара, иҗтимагый һәм тынычлык саклау эшчәнлеге белән киң танылу алды, РФ һәм ТР Иҗтимагый палаталары әгъзасы булды. 1993 елда Мәскәүдәге низаг вакытында Президент һәм Югары Совет тарафдарлары арасындагы фикер алышуларда актив катнашты. 2004 елда Бесланда булган теракт вакытында владыка Феофан террорчылар басып алган мәктәптән яралы балаларны үз кулларына күтәреп чыкты, монастырьларда алар өчен урын бирде. 2008 елда Көньяк Осетиядәге бәрелешләр вакытында Богоявление Алан хатын-кызлар монастыренда балаларны урнаштырды. Чиркәү һәм җәмгыять алдындагы казанышлары өчен митрополит Феофан күп кенә бүләкләргә лаек булды. Аерым алганда, ул III һәм IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены, Дуслык ордены, II дәрәҗә изге кенәз Даниил Московский, II дәрәҗә изге Серафим Саровский, изге Иннокентий, II дәрәҗә Мәскәү һәм Коломенское митрополиты, III дәрәҗә Сергий Радонежский орденнары белән бүләкләнде, РФ Президентының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде һ.б. «Митрополит Феофанның киң белеме һәм бай оештыру тәҗрибәсе күп кенә эшчәнлек өлкәләрендә (чиркәүләр төзү һәм яңадан торгызудан алып халыкара оешмалар эшендә катнашуга кадәр) гәүдәләнеш тапты. Владыка православие-ислам диалогын үстерү, Татарстан митрополиясе белән республикадагы мөселман өммәте арасында дусларча элемтәләрне ныгытуга гаять зур өлеш кертте. Соңгы елларда Богородица монастыреның Казан Изге Ана иконасы чиркәвен яңадан торгызу митрополит Феофанның төп эше булды, ул аны яңарту һәм төзекләндерүгә бөтен көчен куйды. Митропоит Феофанның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр», - диелә кайгынамәдә. Некрологны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Юрий Камалтынов һәм Татьяна Ларионова, республика мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик һ.б. имзалаган. Шулай ук Моратовлар гаиләсе дә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: «Московская техническая школа» запустила новое направление обучения


Спорт в России и мире
Москва

Популярный блогер и боец ММА Саша Стоун выступит на фестивале спорта и контента Yappy x «Наше Дело Россия» в Нижнем Новгороде


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина приблизилась к первой ракетке мира


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Группа «ЭкоЛайн» и Сбер заключили соглашение о сотрудничестве





Путин в России и мире
Москва

Путин: Нынешний разворот России на восток стал возможен благодаря БАМу


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Сегодня президент Беларуси Александр Лукашенко встретился в Минске с губернатором Поморья Александром Цыбульским




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Военный ВСУ рассказал, что готов идти на Киев


Навальный в России и мире
Москва

Мосгорсуд оставил в СИЗО журналистку Фаворскую, обвиняемую в экстремизме за репортажи о Навальном



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Билли Айлиш

В Fortnite добавят Билли Айлиш, Снуп Дога и скины Metallica



Москва

Турецкие сериалы для всех: доступно на русском языке!

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net