Татарстанда салкын тидереп авыручылар арту сәбәпле 12 сыйныф карантинга ябылган
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда салкын тидереп авыручылар арту аркасында 12 сыйныфны карантинга япканнар. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бүгенге көндә 12 сыйныф карантинга ябылган – бу 196 укучы дигән сүз», - дип искәртте спикер.
ОРВИ аркасында Казанда – биш, республиканың Минзәлә районында биш сыйныф дистанцион белем алуга күчерелгән.
Укучыларның 20 проценттан артыгы ОРВИ йоктыру сәбәпле дәрескә килмәсә, тулы бер сыйныфны карантинга озаталар.