Татарстанда коронавирустан вафат булган пациентлар саны 128гә җитте
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы расланды», - дип искәрттеләр министрлыкта. 1953 елгы хатын-кызны хастаханәгә «пневмония» диагнозы белән китергәннәр. Хроник авырулардан интегү аркасында пациентның хәле тагын да начарланган. 1956 елгы тагын бер хатын-кызны шулай ук «пневмония» диагнозы белән хастаханәгә озатканнар. Хроник авырулар көчәю фонында аны дәвалау кыенлашкан. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган. Вирус идентификацияләнгән, дип искәрттеләр ведомствода.