Бөгелмә театры артистлары тамашачыларга ике спектакль тәкъдим итәчәк
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Бу атнада Бөгелмә театры артистлар үз тамашачыларына ике спектакль тәкъдим итәчәк. Алар 21 ноябрьдә «Долгожитель» комедиясе, 22 ноябрьдә — «Казанское полотенце» музыкаль комедиясе куячак. Бу хакта район газетасы яза. Киләсе атнада, җомга көнне, 27 ноябрьдә, «Божьи одуванчики» комедиясе күрсәтеләчәк. Шимбә көнне — Әлмәткә «Казанское полотенце» белән бару, якшәмбе көнне туган сәхнәдә «Танцы на праздник урожая» драмасы уйналачак. Ә 1 декабрьдә Бөгелмә театры гастрольләргә китә. «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында, Казанда «Кече шәһәрләр театрлары» проекты чараларына куелган «Танцы на праздник урожая» драмасын күрсәтәчәкләр, диелә хәбәрдә.