Азнакай шәһәренең «Алтынчәч» балалар бакчасы республика грантын отты
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», « Азнакай », Резидә Шәрипова). Азнакай шәһәренең 10 нчы «Алтынчәч» балалар бакчасы «Туган телдә балаларга белем һәм тәрбия бирүне оештыру буенча иң яхшы балалар бакчасы» республика бәйгесендә катнашып, 500 мең сумлык грант отты. Бу хакта район газетасы яза. 27 октябрьдә эксперт комиссиясе «Алтынчәч”тә булып, биредә эшнең системалы алып барылышын, балаларның татар телен ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен тикшергән иде, диелә хәбәрдә. «Без узган ел да республика бәйгесендә җиңеп, „Иң яхшы билингваль балалар бакчасы“ грантына ия булдган идек. Аңа кирәкле җиһазлар алдык. Бакчабызда татар һәм рус телләрендә белем һәм тәрбия бирелә. Бакчага башка милләт балалары да яратып йөриләр һәм телләрне үзләштерәләр», — ди балалар бакчасы мөдире Зилә Җәләева. Быел «Алтынчәч» балалар бакчасына республика программасы буенча капиталь ремонт та ясалган иде.