Чаллыдагы предприятиедә бер эшчене аппарат суырып алган һәм гәүдәсен өзгәләп аткан
(Чаллы, 19 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтҗанова). Чаллыдагы предприятиеләрнең берсендә гадәттән тыш хәл булган — хезмәт урынында эшчене аппарат суырып алган һәм аның гәүдәсен кисәкләргә бүлгәләп аткан. Бәхетсезлек очрагы БСИ районында Профсоюз урамында урнашкан оешма бинасында булган. Смена вакытында ир-атны эшләп торган аппарат суырып алган һәм кисәкләргә өзгәләгән. Аның хезмәттәше аппаратны туктаткан, әмма бу вакытта инде соң булган. Бу урынга тикшерү-оператив төркеме килгәндә, җитештерү бинасында бар җирдә дә кан була. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка хәбәр иткәнчә, бәхетсезлек очрагы эшченең үз гаебе белән килеп чыккан. Предприятиедә хезмәтне саклау турындагы законнар үтәлешен тикшерү башланган. Фаҗига урынына Чаллы прокуроры Дмитрий Ерпелев барган.