Татарстан муниципаль берәмлекләр советы съезды декабрьдә видеоэлемтә режимында була
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан муниципаль берәмлекләр советының XV съезды 17 декабрьдә гадәти булмаган форматта узачак — Covid-19 фонында массакүләм чаралар уздыруга чикләүләр аркасында, делегатларның күбесе чарада видеоэлемтә режимында катнашачак. Бу хакта ассоциациянең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Шул ук вакытта съезд эшендә тулы форматта катнашу мөмкинлеге саклана, ягъни делегатлар тавыш бирә, сорауларын әйтә, фикер алышуларда чыгыш ясый ала», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Съездларда традицион рәвештә Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре, шулай ук республика ведомство вәкилләре, ветераннар, территориаль иҗтимагый үзидарәләр һәм якташлар җәмгыятьләре вәкилләре катнаша. Ассоциация рәисе Әгъзам Гобәйдуллин узган елда башкарылган эшләр турында хисап тәкъдим итәчәк. Төп мәсьәлә — эш нәтиҗәләрен бәяләү һәм киләчәккә бурычлар билгеләү, диелә хәбәрдә.