Чаллы госпитальләрендә 18 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган
(Чаллы, 19 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы госпитальләрендә 18 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган, пациентларның барысы да диярлек 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Бу хакта журналистларга шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр итте.
Чаллының сәламәтлек саклау системасы башлыгы шәһәрне медицина җиһазлары белән тәэмин итү турында сөйләде. Тиздән йогышлы авырулар хастаханәсендә компьютер томографы эшли башларга тиеш. Тагын ике компьютер томографы яңа онкология үзәгендә эшли башлаячак, хәзерге вакытта анда медицина техникасын монтажлау тәмамланып килә. Шуннан соң учреждениене пациентлар өчен ачу көне билгеләнә.
Николаев шулай ук 5нче хастаханә томографы ремонттан соң яңадан эшли башлаячагын әйтте. Ул компьютер томографының сафтан чыгуы белән бәйле уңайсызлыклар кыска вакытлы хәл икәнен һәм пациентлар белән эшләүдә өзеклек булмавын әйтте. Бу вакытта авыруларны тикшеренү өчен БСМП һәм 2нче шәһәр хастаханәсенә җибәргәннәр.