Илшат Гафуров «Ел ректоры» илкүләм премиясе лауреаты булды
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровны «Ел ректоры» илкүләм премиясе белән бүләкләделәр. Бу турыда КФУның матбугат үзәге хәбәр итте. Бәйге быел беренче тапкыр оештырылды. Җиңүчеләрне Мәскәүдә «Илкүләм проектлар һәм профессорлар җәмәгатьчелеге» форумы кысаларында тапшырдылар. Илдәге ун ректор лауреат булды. Классик университетлар, медицина, педагогик, техник һәм мәдәният югары уку йортлары ректорларын аерым бүләкләделәр. Аларга дипломнар һәм медальләр тапшырдылар, диелә хәбәрдә.