Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирустан ике кеше үлгән
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр матбугат хезмәтендә. Үлүчеләрнең берсе — 1962 елда туган ир-ат. Аны хастаханәгә китергәндә яңа коронавируслы инфекция пневмония белән катлауланган булган. Пациентның хәле йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе аркасында начарланган. 1972 елда туган ир-атны хастаханәгә пневмония белән салалар. Пациентның хроник авырулары булган, дәвалау сулыш алу җитешсезлеге аркасында катлауланган. Коронавирус тарала башлаганнан бирле республикада әлеге инфекциядән барлыгы 126 кеше үлгән.