Яшел Үзәндә өсте ябык футбол манежы ачылды
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Яшел Үзәндә ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнү өчен футбол манежы ачылды. Тантанада Татарстанның спорт министры Владимир Леонов, Татарстанның Футбол федерациясе президенты Александр Гусев, шәһәр предприятиеләре башлыклары катнашты.
Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев сәламләү сүзендә яшь футболчыларны, аларның тренерларын һәм барлык шәһәр халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм монда күренекле футболчылар үсеп чыгар дигән ышаныч белдерде.
«Республика җитәкчелегенә, шәхсән Рөстәм Миңнехановка, Спорт министрлыгына һәм Яшел Үзәндә шушы объекты сафка бастыруда катнашкан һәркемгә ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтәм. Без республикада беренчеләрдән булып шушындый манежга лаек булдык. Ул тулы булыр дип ышанам, чөнки Яшел Үзән — спорт шәһәре», — диде Афанасьев. Шәһәр башлыгы Яшел Үзәндә футболның популяр булуын, быел шәһәр командасы республика чемпионаты йомгаклары буенча иң яхшысы дип табылганын әйтте. «Традицияләр бик көчле һәм без аларны саклаячакбыз», — диде Афанасьев.
Алдарак Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада өсте ябык манежлар челтәре төзү турында карар кабул иткән иде. Бу яшьләр ел әйләнәсе футбол һәм спортның башка җәйге төрләре белән шөгыльләнә алсын өчен эшләнә.