Казанда кышның икенче яртысы җылы булачак
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Беренчел мәгълүматлар буенча, быел Казанда кышның икенче яртысы җылы булачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте.
«Казанда декабрь аенда температура нормада булыр дип көтелә, ягъни 8-9 градус салкын булачак. Әмма декабрь иң салкын ай булып саналмый һәм Төньяк Атлантика циклоннары йогынтысында җылылык дулкыннары булу да ихтимал. Гыйнварда да норма буенча 11-12 градус салкын булыр дип көтелә», — диде ул.
Спикер мәгълүматлары буенча, синоптиклар безнең территориядә февраль һәм мартта уртача айлык температуралар нормадан югары булырга мөмкин дип фаразлый. Казанда март та кыш ае булып санала.
«Мартта күпьеллык уртача температура якынча -5, ә февральдә -10 градусны тәшкил итә. Мондый озак вакытка һава торышы фаразлары төзү җиңел түгел, хаталар булырга мөмкин. Озак вакытка ясалган фаразлар бары тик 60-70 процентка гына аклана», — диде Юрий Переведенцев.