Артем Здунов Мордовия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Мордовия Башлыгы Владимир Волков отставкага китү сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин төбәк җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Артем Здуновны билгеләде. Бу турыда Кремль сайтында хәбәр ителә. Мордовия Республикасы Башлыгы Владимир Волковның үз теләге белән отставкасын кабул итәргә. Мордовия Республикасы Башлыгына сайланган зат вазифага керешкәнче, Артем Здуновны Мордовия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләргә, диелә хәбәрдә. Артем Здунов 2018 елның 7 февралендә Дагыстан Премьер-министры итеп билгеләнде. Аңа кадәр ул өч елдан артык Татарстанның Икътисад министрлыгын җитәкләде.