Александр Сидякин Башкортстанның биатлон федерациясе попечительләр советы рәисе булды
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин республиканың Биатлон һәм чаңгы ярышлары федерациясенең попечительләр советы рәисе итеп сайланды. Иҗтимагый оешма җыелышының чираттан тыш утырышы онлайн-форматта узды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
«Безгә күп нәрсәләрне эшләргә туры киләчәк, зур максатлар һәм бурычлар куярга кирәк дип саныйм. Без 2022 елда Пекинда узачак Кышкы Олимпия уеннары алдыннан әлеге олимпия спорты төрләрен үстерү буенча төп бурычларны хәл итәргә тиеш. Иң югары максатлар һәм бары тик иң югары нәтиҗәләр», — дип планнары белән уртаклашты Александр Сидякин.
2018 елның 24 октябрендә Татарстаннан Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Александр Сидякин Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе булды, дип хәбәр иткән идек.