Татарстан синоптиклары урыны белән кар явар дип фаразлый
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Иртәгә, 19 ноябрьдә, Татарстанда салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республиада алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез урыны белән кар ява. Төнлә һава температурасы -10.. -15, аязганда -17.. -22 градуска кадәр төшә. Көндез -2, -7 градус салкын булыр дип көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык хасил була.