Тольятти татарлары балаларны түбәтәй ясарга өйрәтә
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 15 ноябрьдә Тольятти шәһәрендә балалар өчен түбәтәй ясау буенча мастер-класс булган. Түбәтәйне катыргы һәм төсле кәгазьдән ясаганнар. Бу хакта Самара татарлары сайты хәбәр итә.
Әлеге чараны Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Тольятти шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырган.
Балалар үз куллары белән татар түбәтәйләре ясаган, шулай ук кызыклы дәрескә өлкәннәр дә кушылган, диелә хәбәрдә.