Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 124 булды
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан үлде. Шулай итеп республикада яңа инфекция корбаннары саны 124 кеше булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 1961 елда туган ир-атны пневмония һәм Covid-19 диагнозы белән хастаханәгә салганнар. Аның йөрәк-кан тамырлары авырулары да булган. «Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза белән расланды. Вирус идентификацияләнде», диелә хәбәрдә. Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 62 яңа очрагы теркәлде.