Россиялеләр өчен тагын бер чит ил чикләрен ача
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 23 ноябрьдән Россия туристлары Чилига оча алачак - нәкъ менә шушы көннән әлеге ил чит ил гражданнарын кабул итүне яңадан башларга планлаштыра. Бу хакта Travel and Leisure мәгълүматына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Туристларга карата стандарт таләпләр куела - Covid-19 вирусына ПЦР-тест тискәре нәтиҗә күрсәтергә тиеш, шул ук вакытта тест сәяхәткә кадәр 72 сәгать эчендә эшләнергә тиеш. Моннан тыш, туристлар сәламәтлек торышы турында кәгазь тутырырга һәм махсус кушымта ярдәмендә 14 көн дәвамында көндәлек медицина күзәтүенә ризалык бирергә тиеш булачак.
«Чит ил кешеләрен карантинга урнаштырмаячаклар, алар ил буйлап ирекле сәяхәт итә алачак», - дип хәбәр ителә басмада.
Әгәр кунак үзендә коронавирус инфекциясе билгеләре барлыкка килүен сизсә, ул бу хакта хакимияткә хәбәр итәргә тиеш булачак.
Тагын бер чикләү - илдә кертелгән комендант сәгате. Битлекләр кию турында да онытмаска кирәк.