Татарстанда даруханәләргә дарулар сатуны чикләргә тәкъдим иттеләр
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан хакимияте даруханә челтәрләренә мөрәҗәгать иткән сатып алучыны дәвалау өчен җитәрлек күләмдә генә даруларны сатарга тәкъдим итә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Дару препаратларын сату динамикасын мониторинглау нигезендә санитар-эпидемияләргә каршы комиссия даруханә челтәрләренә препаратларны мөрәҗәгать иткән сатып алучыны дәвалау өчен җитәрлек күләмдә генә җибәрергә тәкъдим итте», - диде Галимова.
Аның сүзләренчә, медикаментларны бер кулга дозалап сату, беренче чиратта, препаратларга мохтаҗ барлык кешеләрне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Әңгәмәдәш хастаханәләрдә пациентларны дарулар белән тәэмин итү торышы тотрыклы, диде.
«Дәвалау өчен кирәкле барлык препаратлар да җитәрлек күләмдә бар», — дип тәмамлады сүзен Галимова.
Элегрәк шулай ук Татарстанда тамашачы урыннарын 50 проценттан да артмаган күләмдә тутырып, спорт чараларын үткәрергә һәм социаль дистанцияне үтәп, килүчеләрне тигез итеп утыртырга тәкъдим ителгән иде.