Спорт министрлыгы стадионнарда фанатлар санын чикләргә дигән карарга аңлатма бирде
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов ведомствоның стадионнарда җанатарлар санын чикләү карарын шәрехләде. «Санитар-эпидемиология иминлеге буенча комиссия тарафыннан стадионнарга җанатарларның 50 процентын гына кертү турында карар кабул ителде. Әмма хәзер урамда салкын булгач, футбол трибуналары ул кадәр җанатарларны җыймый. Бу чара зыян китермәс дип өметләнәм», — дип уртаклашты Шәйхетдинов. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ТР Спорт министрлыгы Татарстанның спорт клубларына тамашачылар урыннарын 50 проценттан да артмаган күләмдә тутырып, матчлар һәм турнирлар үткәрү һәм социаль дистанцияне үтәп, килүчеләрне тигез утырту турында рекомендацияләр җибәргәнлеген хәбәр иткән иде.