Мәскәү татарлары автономиясе татар теле курслары оештыра
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Төбәк иҗтимагый оешмасы — Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе теләге булган һәркемгә татар телен бушлай һәм уңайлы форматта — Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә, шулай ук онлайн форматта өйрәнү мөмкинлеген тәкъдим итә. Бу турыда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе матбугат үзәге хәбәр итте. Оештыручылар сүзләренчә, хәзер Мәскәү шәһәренең татар автономиясендә илледән артык кеше татар телен өйрәнә. Барлыгы 5 төркем бар. Шуларның берсе — көндезге, өчесе — онлайн, шулай ук экспресс-курс та үткәрелә. Дәресләрне филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Вәлиева уздыра. Төрле дәрәҗәдәге төркемнәрдә Россиянең төрле шәһәрләреннән, төбәкләреннән һәм хәтта башка илләрдән студентлар шөгыльләнә: дәресләргә Бөекбритания, Канада һәм Португалия илләреннән дә кушылганнар. 3-4 ай узгач, студентлар туган телләрен яхшы аңлый башлый һәм сөйләшү клубында практика уза. Туган телне белү теләге, дәресләрнең даимилеге һәм көндәлек практикасы — татар телен үзләштерүнең бөтен сере. Белешмәләр өчен телефон: +7 985 419-11-36.